Хафизова Айназ “Салават күпере” журналы редакциясе оештырган “Матур сүз” конкурсында катнашты.

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

  Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең  3 нче класс укучысы Хафизова Айназ  “Салават  күпере” журналы редакциясе оештырган  “Матур сүз” конкурсында Ф.Яруллинның “Әни, синең хәер-фатихаң” шигыре белән катнашып, 3 нче урын алды. Жюри членнары Айназның шигырен тыңлагач, «Менә чын артист!” дип бәя бирделәр. Казан шәһәренең “Салават  күпере” журналы редакциясендә 23 декабрь көнне конкурс нәтиҗәләре буенча  бүләкләү тантанасы булып үтте. Балалар телевидение журналистларына интервью бирделәр. Журналның баш мөхәррире Зилә Яз җиңүче балаларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.  «ТАТМЕДИА» ААҖ «Салават күпере» журналы редакциясе» филиалы директоры Зиннур Хөснияр дә балаларга һәм әти-әниләргә рәхмәтләрен белдерде. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International