Казанда талантлы укучыларны котлаячаклар

2014 елның 23 декабре, сишәмбе
25 нче декабрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында төрле олимпиадалар җиңүчеләрен, мәктәпнең җәмәгатьчелек тормышы лидерларын, уку алдынгыларын, фестиваль һәм спорт ярышлары җиңүчеләрен котлаячаклар. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашындагы чарада тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры, гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар һәм аның укытучысы Миләүшә Абдуллина да катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International