Актанышта кышкы ярмарка

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

 27 декабрь көнне сәгать 9:00 дә Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән,  шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары  һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярмарка оештырылачак.

 Үз продукцияләрен түбәндәге оешмалар тәкъдим итәчәк:

-Актаныш урманчылыгы (чыршылар);

- ООО “Касыймов сөт заводы” ( май продукцияләре);

-“Актаныш икмәк комбинаты” кулланучылыр җәмгыяте (икмәк, камыр ашлары);

-ООО “Нептун”, ООО “Үзәк” (балык продукциясе);

- КФХ Фардиев Х.Г. (кош ите, субпродуктлар);

 Кышкы ярминкәгә түбәндәге оешмаларның катнашуы көтелә:

-ООО “Челны –Бройлер” (кош ите);

-ООО “ПКФ Акчарлак” (камыр ризыклары, кайнар чәй);

-ООО «РГРЦ Актаныш» (камыр ризыклары);

-ОАО Актаныш икмәк кабул итү оешмасы ( бөртекле продуктлар, ярмалар);

-Кукмара итек фабрикасы (итекләр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International