29 декабрь көнне үзәк чыршы янында Актаныш районы оешма - предприятияләре Яңа елга багышлап сценарийлар буенча чыгышлар ясадылар. Һәрбер оешманың сәхнәләштерелгән тамашалары эчтәлекле, кызыклы булды, аларның маскалары һәм тудырган образлары да матур иде. Сценарийлар буенча Актаныш районының 12 оешмасы чыгыш ясады.
Актаныш муниципаль сайтының дизайны үзгәрде. Әлеге үзгәрешләргә бәйле рәвештә, сайтның яңа дизайны һәм эчтәлеге буенча Сезнең тәкъдим һәм күрсәтмәләрегезне көтеп калабыз. Сезнең өчен нәрсә кызыклы, нинди өстәмәләр кертергә була?
27 декабрь көнне Актанышта авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе булып узды.
27 декабрь көнне сәгать 9:00 дә Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән, шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә булып узды.
Ике көн дәвамында икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә Яңа елны каршы алу бәйрәмнәре үтте. 25 декабрьдә 2, 3-4, 7-8 класс укучылары, 26 декабрь көнне 1, 5-6 һәм 9-11 класс укучылары бәйрәм иттеләр. Күңелле тамаша белән башланып киткән кичәләр, Кыш бабай белән бергә уеннар уйнап, биеп, җырлап дәвам итте. Балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтеп, бүләкләр алдылар.