Икенче мәктәптә бәйрәмнәр

2014 елның 26 декабре, җомга

 Ике көн дәвамында икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә Яңа елны каршы алу бәйрәмнәре үтте. 25  декабрьдә 2, 3-4, 7-8 класс укучылары, 26 декабрь көнне 1, 5-6 һәм 9-11 класс укучылары бәйрәм иттеләр. Күңелле тамаша белән башланып киткән кичәләр, Кыш бабай белән бергә уеннар уйнап, биеп, җырлап дәвам итте. Балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтеп, бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International