ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Буген сәгать 13.20 дә Яңа Әлем мәктәбендә икенче чирек нәтиҗәләре буенча педагогик киңәшмә үтәчәк.
15 гыйнвар көнне 9 класс укучыларының  ата - аналары өчен мәктәптә ачык ишекләр көне үткәрелде. 
2015 елның май аенда Бөек Җиңүгә 70 ел тула. Шушы уңайдан район һәм республика күләмендә бик күп төрле конкурслар игълан ителде. Киров урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары районда үткәреләчәк "Дети рисуют Победу" конкурсына әзерлек эшләрен башладылар.
3 нче гыйнвар көнне районда Кыш бабай призына уздырылган шахмат ярышында Киров урта мәктәбе укучысы 3 нче урынны алды.

Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,74 процент тәшкил итә

Мәктәбебездә 27 елдан артык балаларга рус теле һәм әдәбияты фәнен укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Галимҗанова Раушания Сәйфулла кызына 50 яшь тулды. Без аны чын күңелдән шушы түгәрәк гомер бәйрәме белән котлыйбыз.  
 14 гыйнвар көнне Актанышка Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов килде.
Югары Яхшый мәктәбенең биология укытучысы Сибатова Рәзилә, район күләмендә үткәрелгән "Биология, химия укытучысының методик портфеле" исемле конкурста  1 урын яулады. 

10 нчы гыйнвар  көнне Актанышта укытучылар арасында Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган спартакиада булып узды. 


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
13 нче гыйнвар көнне Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең  актлар залында "Ел укытучысы - 2015" республика конкурсының мәктәп этабы булып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International