Россия Президенты Владимир Путин 2015 елның 1-нче гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен 5965 сумга кадәр күтәрде. Мондый карар РФ 1 Федераль законының 2000 елның 19-нчы июненнән чыккан маддәсенә кертелгән. Бу хакта хокукый мәгълүматлаштыруның рәсми порталында хәбәр ителә.
Сәфәр урта мәктәбенең 10 нчы класс укучысы Шәрифҗанова Чулпан Татарстан Республикасы дәүләт советының 20 еллыгы уңаеннан уздырылган “Туган йортым – Татарстан” видеороликлар конкурсында республика буенча 2 нче урын алды. Җитәкчесе: Гыйлмуллина Чулпан. Котлыйбыз!
Җиңү көненә багышланган төп республика тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 7 нче майда үтәчәк
Олимпиадага әзерлек максатыннан "Республика олимпиада үзәге" 9-11 класс укучылары өчен "Спорт һәм туризм Академиясе" базасында 12-16 январь көннәрендә укулар оештыра. Анда Икенче Актаныш урта мәктәбеннән 11 класс укучысы Хусаенова Азалия шөгыльләнә (укытучысы Хусаенов А.Р.).
12 нче гыйнвар көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар «Газиз» мәчетенә экскурсиягә бардылар. Авылыбызның мулласы Мөнәвир хаҗи аларны ачык йөз белән каршы алды.