Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә хәрби техника катнашында парадлар көтелми

2015 елның 16 гыйнвары, җомга

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә хәрби техника катнашында парадлар көтелми. Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы төстә хәрби техникадан башка гына атлаячак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек темасына багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, 9 Майга багышланган тантаналы чаралар Россия шәһәрләрендә 10да башланачак, кичке 22 сәгатьтә салют һәм фейерверк аттырылачак.

Ләйлә Фазлыева сүзләренә караганда, 8 майда Татарстанда “Хәтер вахтасы” акциясен үткәрү планлаштыра. “Георгий тасмасы” акциясе 8-9 майда узачак. Россия күләмендә ул рәсми рәвештә 23 нче апрельдә старт ала.

Сугыш кырындагы аш өстәлен тасвирлауны күздә тоткан “Солдат боткасы” чарасы 9 нчы майга билгеләнгән. Җиңү көненә багышланган төп республика тантанасы М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында 7 нче майда уздырыла.

Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган логотипта зәңгәрсу күк йөзендә очып баручы күгәрчен сурәтләнгән.

 

Казан, “Татар-информ”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International