Актаныш 1 нче санлы мәктәбендә "Ел укытучысы - 2015"

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
13 нче гыйнвар көнне Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең  актлар залында "Ел укытучысы - 2015" республика конкурсының мәктәп этабы булып үтте. Конкурста 8 педагог катнашты. Конкурсантлар  портфолио, презентация әзерләгән иде. һәрберсе мастер-класс күрсәтте. Конкурс нәтиҗәсендә 3 җиңүче билгеләнде: I урында -  математика укытучысы Галиева Рузиля ,  II урында - физика укытучысы Ямалов Филарис,  III урында - татар теле һәм әдәбияте укытучысы Рахманова Гөлнара. 5 конкурсант номинацияләрдә җиңде: "Профессиягә мәхәббәт өчен" - математика укытучысы Атнагулова Елена, "Укытучы - новатор" -  рус теле һәм әдәбияте укытучысы Гилязова Чулпан, "Йөрәгемне балаларга бирәм" - башлангыч сыйныф укытучысы Камалова Илүзә, "Профессиягә тугрылык өчен" - озынайтылган группа тәрбиячесе  Хазиева Миләүшә, "Җиңүгә ихтыяр өчен" - инглиз теле укытучысы Закирова Айзирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International