Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,74 процент тәшкил итә
Бүген Татарстанда 15 мең 208 кеше республиканың мәшгульлек хезмәте органнарында исәптә тора, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
2014 елның 24 декабреннән 2015 елның 13 гыйнварына кадәр 1 мең 270 татарстанлы эшсез дип танылган. Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,74 процент тәшкил итә.
Эшсезлек дәрәҗәсенең иң түбәне Лаеш (0,22 процент) һәм Актаныш (0,26) районнарында. Иң күп эшсезләр Кама Тамагында (3,43) һәм Яшел Үзәндә (2,3) теркәлгән. Шул ук вакытта Татарстанда 34 мең 324 вакансия бар. 2014 елның 24 декабреннән 2015 елның 13 гыйнвар чорында эш бирүчеләр 4 мең 224 эшчегә ихтыяҗ булуын белдерә. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә шартлы рәвештә 0,44 кеше тәшкил итә
Казан, «Татар-информ»