ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Ф.З.Әхмәдшин  Кубогына чаңгы эстафетасында Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда 2 урынны яулады.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

31 гыйнвар көнне Татар-Ямалы авыл китапханәсендә Татар Ямалы мәктәбе 8 һәм 9 класс укучылары белән "Наркомания - афәт ул!" исемле түгәрәк өстәл үтте.

Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәвефле метеорология күренешләре мөмкинлеге, шторм кисәтүе турында хәбәр таратты.
1 февральдән Россия мәктәпләрендә балаларны беренче класска бирү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Татарстанда мәктәпкә гаризаны шәхсән тапшырырга һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә була, дип белдерделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.
Гуманитар фәннәр атналыгы кысаларында гимназия-интернатта 5-10 нчы сыйныфлар арасында рус телендә хәрби-патриотик җырлар конкурсы үтте. Конкурс барышында "Катюша", "А закаты алые...", "Три танкиста", "Идет солдат по городу..." һ.б. атаклы җырлар яңгарыды.
8 февраль көнне Актаныш районы "Бүләк"  чаңгы трассасында чаңгы ярышлары оештырылачак. Бәйге сәгать 11 дә башлана
Районда уздырылган студентлар белән очрашу чарасында Кәзкәй авыл җирлегенең студентлары актив катнашып призлы урыннар яуладылар. Кызларның чаңгы ярышында Эльмира Рахимова 1урын, егетләрдән Рөстәм Фәрдиев 2 урын, волейбол ярышында 2 урын һәм кичке мәдәни чарада команда 2 урынны яулады. Аларга уңышлар теләп калабыз, булдырдыгыз!"

ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә

Бурсык мәктәбендә хәрби-патриотик айлык старт алды.
10-11 сыйныф укучылары Басыйрова Лейсән, Шакуров Илгиз, Гарифуллин Рамил (җитәкчеләре - Мансуров Алҗберт Мирхатович) Укучылар үзидарәсен үстерүче белем бирү оешмалары арасында узучы I Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңеп, Казан шәһәрендә финалда катнаштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International