ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Киров урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре районда узачак "Башлангыч сыйныф укучылары арасында иң яхшы эзләнүле проект эше" конкурсына әзерләнә башладылар.
30 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Чулман тургае – Жаворонок Закамья 2015» Бөтенроссия ачык фестиваль – конкурсы булып узды.
   2нән 13че февральга кадәр Кадет интернат-мәктәбендә математика, информатика һәм физика декадасы үтә.
     26-27 январь көнне Актанышның беренче мәктәбе базасында "Ел укытучысы" республика конкурсының район этабының "Класс җитәкчесе" номинациясе узды.

1
февраль, 2015 ел
якшәмбе
2015 елнын 31 январе конне Тат. Ямалы мэдэният йортында Тат. Ямалы мэктэбенен югары класс укучылары белэн студентлар очрашуы булды.

31
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Ф.З.Әхмәдшин  Кубогына чаңгы эстафетасында Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда 3 урынны яулады.
Бурсык мәктәбе класс җитәкчесе "Ел класс җитәкчесе - 2015" республика конкурсының район этабында лауреат булды.
Бүген КФУның Яр Чаллы институты вәкилләре 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты.
29 январь көнне мәктәбебездә студентлар белән очрашу булды. Югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Очрашуга мәктәпне, укытучыларны яраткан, хөрмәт иткән студентларыбыз килде. Кичәнең “Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә” дип аталган беренче өлешендә студентлар сайлаган һөнәрләре, үзләре укый торган уку йортлары, керү имтиханнары, торак шартлары, буш вакытны ничек үздырулары турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Ә инде кичәнең “Акыл-тезген, белем-ат” дип аталган икенче өлешендә шаян интеллектуаль уенда катнаштылар. Кичә бик файдалы һәм күңелле узды. 
Бүген мәктәбебез базасында математика фәне буенча сынай имтиханы үтә. Имтиханда районыбызның 46 укучысы катнаша. Сынаулар 4 аудиториядә бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International