Cәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары

2015 елның 31 гыйнвары, шимбә
29 январь көнне мәктәбебездә студентлар белән очрашу булды. Югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашу, фикер алышу бик мөһим. Очрашуга мәктәпне, укытучыларны яраткан, хөрмәт иткән студентларыбыз килде. Кичәнең “Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә” дип аталган беренче өлешендә студентлар сайлаган һөнәрләре, үзләре укый торган уку йортлары, керү имтиханнары, торак шартлары, буш вакытны ничек үздырулары турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Ә инде кичәнең “Акыл-тезген, белем-ат” дип аталган икенче өлешендә шаян интеллектуаль уенда катнаштылар. Кичә бик файдалы һәм күңелле узды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International