ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш итә
Һава торышы шартларының кискен рәвештә бозылуы сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе Мәскәү – Уфа һәм Казан – Оренбург автоюллары участокларында зур йөк транспорты һәм автобуслар өчен хәрәкәтнең вакытлыча чикләнүе турында кисәтә.
ТР Дәүләт автоинспекциясе идарәсе машина йөртүчеләргә якын арада юлга, бигрәк тә торак пунктларыннан читкә, чыгудан тыелып торырга киңәш итә.
Казан «Татар – информ»