Һава шартлары начарлана - Татарстан синоптиклары

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәвефле метеорология күренешләре мөмкинлеге, шторм кисәтүе турында хәбәр таратты.

Актив Көньяк циклоны Россиянең Европа өлешенә керүе белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә 2 һәм 3 февральдә һава шартлары начарлануы фаразлана. Кар, бозлы яңгыр явуы, буран һәм юлларда бозлавык булуы көтелә.

Шулай ук көньяктан 16-21 м/с ка кадәр җил, ә 2 февральдә иртән-көндез һәм 3 февральдә төнлә урыны белән 26 м/с кадәр (Казанда -24 м/с) җил булуы көтелә.

Юлларда - кар көртләре, кар “боткасы”, бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International