ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2015 ел
шимбә
13 нче февраль көнне Иске Айман мәктәбе базасында химия һәм биология укытучыларының район киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә безнең мәктәптән Н.Х.Гилванова "Изменение содержания и стандарты образования: стандарты и ФГОС второе поколения" темасы буенча чыгыш ясады.

Шушы көннәрдә мәктәбебезнең ветеран укытучысы Яппарова Рәйсә апаның 90 яшьлек юбилее. Шул уңайдан бер төркем укучылар һәм укытучылар мәгариф ветеранын котларга бардылар. Мәктәп директоры Р.Ф.Бакиров һәм профсоюз җитәкчесе Г.И.Фазлыева Рәйсә апаны котлап матур теләкләр теләделәр, бүләк тапшырдылар. Укучылар җыр бүләк иттеләр. 


13
февраль, 2015 ел
җомга
Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан,  интернационалист- сугышчыларны искә алу көне бүген, 13 февральдә  Актанышның Җиңү паркы каршында митинг белән башланып китте.
Гашыйклар көнендә Татарстанда 394 пар кавыша
13 февраль иртәсендә (3:30 сәг) Пучы авылында янгын чыгып 6 кешенең гомере өзелә.
   11 февраль көнне Кадет интернат-мәктәбендә СССР гаскәре Афганистаннан чыгып 26 ел үтүгә багышланган чара узды.
  13 февраль көнне "Патриот " Казан республика спорт-патриотик үзәгендә 15 кадет интернат-мәктәпләре арасында хәрби-спорт төрләре буенча республика спартакиадасы  үтте.
Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан,  интернационалист- сугышчыларны искә алу көне бүген, 13 февральдә  Актанышның Җиңү паркы каршында митинг белән башланып китте.
Татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Гаязова Лилия һәм 11 нче сыйныф укучысы Галиева Алинә олимпиадада җиңү яуладылар (укытучысы Хәева-Хәмитҗанова Венера Хаматнасыйх кызы һәм Әгълетдинова Ландыш Филүс кызы). Салахова Айсинә (9 нчы сыйныф), һәм Шәкурова Гөлназ (11 нче сыйныф) призер булдылар (укытучылары Әгълетдинова Ландыш Филүс кызы). Булдырасыз, кызлар!
Бүген, 13 февраль көнне Актаныш район мәдәният йортында 19.00 сәгатьтә Иске Богады авыл мәдәният йортының халык театр коллективының чыгышы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International