ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2015 ел
җомга
12 февраль көнне район мәдәният йортында "Җирдә тынычлык хакына "исемле республика нәфис сүз конкурсының муниципаль этабы узды.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Җирдә тынычлык хакына” исеме астындагы Республика конкурсының муниципаль этабы булып узды.

Укучылар арасында  начар гадәтләрне булдырмау максатыннан Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 6 класс укучылары арасында "Сәламәтлек иленә сәяхәт" исеме астында класс сәгате уздырылды. Чара ике класс командалары арасында ярыш рәвешендә барды.
Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә бадминтон ярышы уздырылды. Ярышта абсолют чемпион исеменә Гайсин Руслан лаек булды. Ул районда уздырылган кышкы спартакиадада да 3 урынны яулаган иде. Киләчәктә дә без аңа зур өметләр баглыйбыз
11 февраль көнне үзәк китапханәнең уку залында "Илһамият" клубының 1-нче дәресе уздырылды. 
Район күләмендә уздырылган кышкы спартакиада уен төрләрендә Чалманарат мәктәбе укучылары да сынатмадылар. Йөзү буенча Гайсина Ләйсән 2, бадминтон уенында Гайсин Руслан 3 урынны алдылар. Аларга киләчәктә дә зур уңышлар телибез
13 нче февраль көнне 1нче классларда балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә барлык укучыларның да әниләре катнашты. Балалар күңелле итеп  концерт куйдылар, бергәләп мул табын артында чәй эчтеләр. Кичә һәркемнең күңелендә якты мизгел булып сакланыр.    
2 февраль көнне 1В сыйныфында "Әлифба" бәйрәме үткәрелде.
Бурсык мәктәбендә гаскәрләрнең әфган җиреннән чыгарылуларына 26 ел тулуга карата класс сәгатьләре узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International