Конкурс нәтиҗәләре билгеле

2015 елның 13 феврале, җомга

 12 февраль көнне конкурска катнашкан 129 бала   Актаныш мәдәният йортында  чыгыш ясады. Конкурска катнашучы балалар ике номинация буенча  сәләтләрен күрсәттеләр! 1 нче номинация буенча барлыгы  75 бала, икенче номинация буенча 54 бала катнашты. Урыннар чыгарганда, положение таләпләренә  - махсус кием, презентация, музыка, башкарылу осталыгы, темага  туры килүе, мәктәп программасына кермәвенә  зур игътибар бирелде.

 

Шигырь сөйләү буенча  (9 – 11 яшьлекләр арасында)

1 урын. Багаветдинова Камилә Наил кызы. Югары Яхшый авылы.  (М. Җәлил “Джим”)

2. урын. Хайриева Эльза Эдуард кызы. Иске Байсар авылы. (Ф.Кәрим “Кайтыр әткәң”)

3 урын. Шайхайдаров Заһит Марсель улы. Тат. Суыксу авылы. (М. Җәлил “Төрмәдә төш”)

                Проза әсәрләрен башкару буенча (12 – 14 яшьлекләр арасында)

1 урын. Сафина Айзара Айдар кызы. Уразай авылы. (М. Әмир “Сыерчык”).

2 урын. Нургалиева Айзилә  Нияз кызы. Актаныш гимназиясеннэн. (М.Әмир “Сыерчык”).

3 урын. Шаймухаметова Айзилә  Мәгъсүм кызы. Актаныш гимназиясеннән. (Ә. Еники “Кем җырлады”).

Проза әсәрен яхшы башкарган өчен кызыксындыру призына  Актаныш гимназиясеннән Миргаязова Резеда  Рафаис кызы лаек булды.  Ул М. Мәһдиев “Фронтовиклар” әсәреннән өзек башкарды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International