Янгында 6 кешенең гомере өзелде

2015 елның 13 феврале, җомга
13 февраль иртәсендә (3:30 сәг) Пучы авылында янгын чыгып 6 кешенең гомере өзелә. Йортта ике гаилә яшәгән була. Күршеләренең сүзләренә караганда, янгын 5 кешелек – ир-ат, хатын-кыз һәм 3 балалы гаилә яшәгән якта чыга. Тәртипсез тормыш алып барган әлеге гаиләдә ул көнне дә бәйрәм була, кунак килә. Саксызлык нәтиҗәдә, янгын чыга. Янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре тарафыннан фаҗига урынында 1980 елгы хатын-кыз, 1990 елгы ир-атның һәм 2002 елгы кыз, 2004 елгы малай, 2011 елгы кыз баланың үле гәүдәләре табыла. Шулай ук һаләк булган 6 нчы кешенең гәүдәсенә дә тап булалар (кунак), әлегә аның кем икәнлеге ачыкланмаган. 
 
Фаҗига урынында янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып бара. Әлегә, электр чыбыгының, җиһазларның төзек булмавы яки ут белән шаяру версияләре карала. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International