Актанышта әфганчыларны искә алу көне узды

2015 елның 13 феврале, җомга

Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 26 ел тулу уңаеннан,  интернационалист- сугышчыларны искә алу көне бүген, 13 февральдә  Актанышның Җиңү паркы каршында митинг белән башланып китте

Чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова, район хәрби комиссариаты җитәкчесе Л.С.Әхмәтҗанов катнашты. "Бүген без искә алу көне  уздырабыз — әлеге сугышта катнашкан, башларын салган ир-егетләребезне искә алу көне. Тарих бу сугышка үзенең бәясен бирде. Шушы сугышта катнашучыларны без берничек тә онытырга тиеш түгел ”,- диде Ландыш Җәүдәт кызы  үз чыгышында.


Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының район бүлеге башлыгы Л.С.Әхмәтҗанов та совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгын билгеләп үткән бу көндә барлык әфганчыларга изге теләкләрен юллады, Әфган җирендә районыбыздан ятып калган 6 солдат, сугыштан соң алган тән һәм җан яраларыннан бакыйлыкка күчкән 19 райондашыбызның исемнәрен кабат күңелләрдә яңартты.   Аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары мәңгелек ут янына  чәчәкләр-веноклар салынды.


Искә алу кичәсе район Мәдәният сараеның тантаналар залында дәвам итте, анда 14 яше тулган мәктәп укучыларына паспортлар тапшырылды. Мәктәп укучыларының әфганчылар белән очрашуы зур патриотик мәгънәгә ия. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International