ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2015 ел
сишәмбе
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Әхмәтов атна ахырында хөкүмәт йортында булган киңәшмә барышында республика территориясендә җитештерелә торган азык-төлек товарлары статистикасын китерде.

7 нче март көнне  2-3 класс укучылары 8 Март бәйрәмен билгеләп уздылар. Бәйрәм балаларның котлаулары белән башланып китте. Кичәдә әниләр ике командага бүленеп ярышларда катнаштылар,әниләргә багышланган җырлар җырланды. 

Башкалабыздагы “Пирамида” тамаша-күңел ачу үзәгендә “Ханымнар карашы: ел хатын-кызы, ел ир-аты” республика конкурсына йомгак ясалды. Ул көнне бәйрәмчә бизәлгән залга республикабыз район-шәһәрлә­реннән берничә йөз гүзәл затыбыз – конкурсның финал өлешендә катнашкан һәм җиңеп чыккан туташ-ханымнарыбыз җыелган иде.
6 март көнне III халыкара шигырь сөйләүчеләр «Живая классика» конкурсының район туры узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 6 укучы катнышты
Яңа Әлем мәктәбе укучылары әзерләгән 14 номердан финалга 9 номер үтте

8
март, 2015 ел
якшәмбе
7 март Уразай  авыл җирлеге клубларында бәйрәм уңаеннан өлкән  хатын-кызларыбыз өчен  кичәләр үтте.Алар күңелендә төзәлмәслек ертык яралар,төзәлмәслек ватык язмышлар...Бу чара өлкәннәребезнең сагышларын таратты,рәхәтләнеп күңел ачтылар,чәй өстәле артында хәтирәләр яңарттылар.
6 март Уразай мәдәният йортында "Ана куены туннан җылырак" исеме  астында  әниләр һәм балалар катнашында кичә булып  узды.

7
март, 2015 ел
шимбә

Елгада бозлар кузгалды…

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады

Ямьле һәм күңелле яз.

 Бүген - гаилә бәйрәме!!! Шәбез башлангыч мәктәбендә гаиләгә багышланган бәйрәм узды.Укытучылар һәм укучылар бик матур итеп концерт-тамаша әзерләгәннәр. Балалар әти-әниләре белән бергәләп гаиләдә туа торган мәсьәләләрне чиштеләр.Ә әти-әниләр  сингапур методикасы белән якыннан таныштылар. Бәйрәм бик күңелле узды.Рәхмәт.

Бүген Бурсык мәктәбендә 8 март бәйрәменә багышланган чара узды.
6 март көнне "Җанлы классика" халыкара конкурсының район этабы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International