Аннан соң, узган ел Мәдәният елы буларак истә калды, дип сәхнә түренә Чаллыдан “Мизгел” җыр театрының сәнгать җитәкчесе Нәфисә Әхмәтшина, Саба районының Шәмәрдән бистәсеннән “Тулган ай” фольклор ансамбле җитәкчесе Рәсимә Әсретдинова, Казандагы “Новая музыка” камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гилишамбарова күтәрелде. “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухилык” номинациясендә җиңү яулаган әлеге ханымнарга да чәчәкләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шунысы кызык: Анна – республикабыздагы бердәнбер хатын-кыз дирижер. “Өегездә дә, күңелегездә дә һәрвакыт җылылык булсын!”– дип котлады аларны мәдәниятчеләр башлыгы Айрат Сибагатуллин.
“Һөнәрем – язмышым” номинациясендә Кайбычтан терлекче Елизавета Бартязева, Азнакайдан нефтьче Светлана Иванова, Түбән Камадан инженер Алсу Савельева җиңеп чыкты. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров: “Күңелегездә һәрвакыт яз шаукымы булсын, күзегездә беркайчан да өмет нуры сүнмәсен!”– дип аеруча җылы тәбрикләде нәфис затларыбызны.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков конкурста җиңүчеләрне һәм, гомумән, барча хатын-кызларыбызны язның беренче бәйрәме белән котлаганнан соң, ир-егетләребез киләсе елның 8 Мартын көтеп тормыйча, гүзәл затларыбызны ешрак куандырсын иде, дигән ихлас теләген җиткерде.
Тантанадан таралышканда бүләк алган бер нәфис затыбыз, “ВТ”да эшләвебезне белгәч, газета укучыларыбыз да куен кесәсендә йөртсен әле, әниләрнең кадерен белү кирәклеге турында йөрәккә үтәрлек итеп язган бу автор, дип бер язма тәкъдим итте. “Кызыма хат” дип аталган әлеге парча-нәсер беркемне дә битараф калдырмас дип, аны бераз кыскартып, сезнең игътибарга җиткерергә булдык, кадерле укучыларыбыз.
– Вакыты җитәр: мин дә картаермын. Сабыр бул, мине аңларга тырыш, кызым! Ашаганда күлмәгем пычранса, синең ярдәмеңнән башка киенә алмасам, түземле бул, балам. Искә төшерик әле: сине пөхтә ашарга, мөстәкыйль киенергә өйрәтү өчен күпме вакыт киткән икән. Әгәр сөйләшкәндә бер үк әйберне йөз мәртәбә кабатласам, бүлдермичә, сабыр гына тыңла мине. Сабый вакытыңда, син йоклап китсен өчен, миңа бер үк әкиятне йөз мәртәбә укырга туры килә иде. Яңа технологияләрне аңламавымны күрәсең икән, бераз вакыт бир, ирен чите белән елмаеп карама. Мин сине күп нәрсәгә – дөрес итеп ашарга, матур итеп киенергә, тормыш чатаклыкларына ничек каршы торырга өйрәттем. Әгәр гәпләшеп утырганда нәрсәнедер онытсам, сүз җебен югалтсам, искә төшерергә мөмкинлек бир. Искә төшерә алмасам, борчылма. Нидер сөйләвем түгел, янымда булуың, мине тыңлавың мөһим! Ашыйсым килми икән, кыстама. Кайчан ашарга кирәк икәнен үзем яхшырак беләм. Әгәр аякларым тыңламый башласа – мин дә сине шушылай йөрергә өйрәткән идем ич – кулыңны бир. Әгәр бервакыт, башка яшисем килми, үләсем килә, дип әйтсәм, ачуланма. Кайчан да булса мине аңларсың. Картаюымны күреп, борчылма, үртәлмә. Тормышың әле генә башланганда ничек булышсам, син дә шулай янымда булырга, ярдәм итешергә, аңларга тырыш. Тормыш юлымны сабырлык, мәхәббәт белән тәмамлауда булыш. Мин бит сине чиксез яратам, кызым!