ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2015 ел
шимбә
Бүген, ягъни 7 нче март көнне мәктәптә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Э.Фәттәхов, авыл җирлеге башлыгы И.Ә.Сәлихҗанов һәм ООО "Чишмә" директоры Р.В.Сәхәбетдинов катнашында тыл ветераннарына "Бөек Җиңүнең 70 еллыгы" медальләрен тапшыру тантанасы булды. Тыл ветераннарына мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән зур концерт күрсәтелде. Кичәнең икенче өлеше чәй өстәле артында дәвам итте.
   Кадерле безнең хатын-кызларыбыз! Сезне чын күлебездән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март бәйрәме белән котлыйбыз!
11А сыйныфы укучысы Басырова Ләйсән "Татар кызы - 2015" конкурсының сайлап алу этабында катнашты һәм финалга үтте.

16  нчы февраль көнне район башлангыч класс укучылары арасында уздырылган “Иң яхшы эзләнүле проект эше” конкурсында 3 нче класс укучысы Элина Марданова II урынны алды. Киләчәктә дә аңа уңышлар телибез!

“Урман  уттан  курка” районкүләм рәсем конкурсында 5-8 класслар арасында 5 сыйныф укучысы Зиннурова Ләйсән 1 нче урынны, 1-4 класслар арасында 4 сыйныф укучылары Ахметшарипова Алинә һәм Зарипов Рәмзилләр  2 нче урыннарны алдылар.  Укытучылары Нуруллин Рушат Фирдәвис улы. 

6 март көнне 11 сыйныф укучысы Сәләхетдинова Розалина “Татар кызы” бәйгесендә катнашты.

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда.Мәктәбебез коллективы сезне халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикли! Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнеңгезгә сихәтлек,өегезгә иминлек алып килсен. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International