Елгада бозлар кузгалды…
Елмая, көлә кояш.
Урамнар буйлап атлады
Ямьле һәм күңелле яз.
Бүген - гаилә бәйрәме!!! Шәбез башлангыч мәктәбендә гаиләгә багышланган бәйрәм узды.Укытучылар һәм укучылар бик матур итеп концерт-тамаша әзерләгәннәр. Балалар әти-әниләре белән бергәләп гаиләдә туа торган мәсьәләләрне чиштеләр. Ә әти-әниләр сингапур методикасы белән якыннан таныштылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Рәхмәт.