ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2015 ел
җомга
Бүген Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 5в сыйныф укучылары район балалар китапханәсендә уздырылган "Фронттан сугыш хатлары" исемле чарада катнашты. 

2 апрель көнне ТР мәгариф министры Энгель Нәвап улы белән  мәктәп директорлары, мәгариф бүлеге белән видеоконференция үтте.

Анда төрле мәсъәләләр каралды : мәгариф бүлегендәгеләрнең хезмәт хаклары, белем сыйфатын арттыру буенча, имтиханнарның нәтиҗәләре буенча, зур киңәшмә булып узды.


Балалар бакчасы китапханәдә кунакта.
8 апрель көнне 18.00 сәгатьтә “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә Рим Мостафин исеменә багышланган I район кинофестивале үтәчәк.
“Татар егете”, “Татар кызы” бәйгеләренең йомгаклау туры

Буген, ягъни 3 нче апрель көнне, безнең мәктәптә пожар куркынычсызлыгын тикшерү максатыннан эвакуация үткәрелеп каралды. Мәктәптәге барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр тиз арада чыга алдылар һәм вакыт регламентына сыештылар.

30- 31 март көннәрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы призына  үткәрелгән татарча көрәш ярышында катнашып мәктәп командасы IV урынны яулады. 
28 нче марттан 2 нче апрельгә кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының финал этабы үтте. Гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучысы Шәйхин Айдар олимпиада нәтиҗәләре буенча җиңүче дип табылды. Айдарны һәм аның укытучысы Миләүшә Магъсум кызы Абдуллинаны чын күңелдән шушы җиңүләре белән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.
Гимназия-интернатның химия укытучысы Рүзилә Илдар кызы улы Гарипова "Ел укытучысы - 2015" конкурсының финалында катнашачак. 21 нче март көнне үткән конкурсның зона этаплары нәтиҗәләре буенча ул финалистлар арасына керде. Конкурсның 13-17 нче апрель көннәрендә үтәчәк финал этабында Рүзилә Илдар кызына уңышлар телибез.
1 апрель көнне район мәдәният йортында көлке һәм юмор көненә багышланган чара булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International