Көлке һәм юмор көненә багышланган чара булып узды

2015 елның 3 апреле, җомга

1 апрель - көлке һәм юмор көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне шаяру, өйдәгеләрне, коллегаларны, дусларны һәм гомумән үзең теләгәнне шаярту үпкәләрсез кабул ителә.

1 апрель көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында көлке һәм юмор көненә багышланган чара булып узды. Чарада мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм сәнгать үзешчәннәре катнаштылар. Юмор, миниатюралар һәм скетчлар белән үрелеп барган күңелле концерт оешты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International