Актанышта Рим Мостафин исеменә багышланган кинофестиваль үтәчәк

2015 елның 3 апреле, җомга

8 апрель көнне 18.00 сәгатьтә “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә Рим Мостафин исеменә багышланган I район кинофестивале үтәчәк. Биредә “Туган ягым, Актаныш” видео, фотобәйгеләренең җиңүчеләре дә билгеле булачак.

Агымдагы ел башында Актаныш районында Р.Г.Мостафин истәлегенә багышланган “Актаныш, туган ягым” исемле кыскаметражлы фильмнар һәм фотолар конкурсы игълан ителгән иде. Конкурста районның авыл җирлекләре, белем бирү оешмалары, мәдәният оешмалары, иҗтимагый оешмалар, иҗади коллективлар һәм районда яшәүчеләр, яшь чикләүләренә карамастан һәвәскәрләр яки профессионаллар да катнаша алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International