"Фронттан сугыш хатлары"

2015 елның 3 апреле, җомга
Бүген Икенче санлы Актаныш урта мәктәбенең 5в сыйныф укучылары район балалар китапханәсендә уздырылган "Фронттан сугыш хатлары" исемле чарада катнашты. Алар сугыштан килгән хатлар турында презентация карадылар, сугыш ветераны Садри абый Сәхбиев белән очрашып сөйләштеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Һәр укучы Садрый абыйга атап хат язган иде. Өчпочмаклап төрелгән әлеге хатларны балалар кычкырып укыдылар һәм Садрый абыйга бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International