8 апрель көнне Актанышның 2 санлы мәктәбендә 4 класс укытучыларының киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә ММҮ методисты Имамразыва Г.Д. укытучыларны 4 класста үтәсе республика күләм мониторингы белән таныштырды. Бенең мәктәптән Шамсиева М.Р. катнашты.
8 апрель көнне кадет мәктәбе базасында хәрби уеннар үтте. 6 төр буенча үткән ярышларда безнең мәктәптән 10 егет һәм 4 кыз катнашты. Гомуми нәтиҗәдә мәктәп командасы 6 урында, шул ук вакытта яхшы күрсәткечләр: ату 1 урын, тест 1 урын, строй белән йөрү 5 урын.
8 нче апрельдә Чалманарат мәктәбендә физика һәм математика атналыгы кысаларында 5-9 нчы класс укучылары арасында математикадан КВН үткәрелде. ”Квадрат” һәм “Өчпочмак ” командалары жюрига үзләренең визиткаларын тәкъдим иттеләр, “Разминка”, “Рәссамнәр”, “Математик калейдоскоп”, “Өй эше” кебек биремнәрне үтәүдә ярыштылар. Математика укытучысы Энҗе Хәертдиновна иң актив җанатарларга махсус призлар тапшырды.
Чалманарат мәктәбе 9 нчы класс укучысы Сарварова Лилия Рим Мостафин истәлегенә багышлап үткәрелгән “Актаныш – туган ягым” дип исемләнгән район кыска метражлы фильмнар конкурсында җиңү яулады. Ул “Без авыл кешеләре ” җырына клип төшергән иде. Без Лилияне һәм аның укытучысы Гөлназ Сәгыйрь кызы Варинаны бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм башка бәйгеләрдә дә уңышлар телибез. Афәрин!
8 апрель көнне “Яшьлек” культура үзәгендә Рим Мустафин истәлегенә багышланган I район кинофестивале булып узды. Безнең мәктәптән 4 эш катнашкан иде, барысы да дипломнарга лаек булдылар. Менә алар: Шарифзянова Чулпан –«Татарстан – туган йортыбыз» видеоролигы өчен, Киямова Алия –«Экзамен» эше, Гилмуллин Рушан –«Математики» эше өчен ( җитәкчеләре: Гилмуллина Ч.З.), 5 нче класс укучылары – «Безнең шаян класс»( җитәкчеләре: Нургалиев А.А.). Актив катнашканы өчен мәктәпкә диплом һәм «Р.Мостафинның эш алымнарына тугры» номинациясе буенча бүләк тапшырылды. Афәрин! Шулай дәвам итегез!
Кичә, 7 апрель көнне Актаныш районы мәдәният йортында «Татар кызы» һәм «Татар егете» 2015 бәйгесенең йомгаклау туры үтте.