25 апрель ––Татарстанда Агач утырту көне. Республикада ул инде 2011 елдан бирле һәр сезонда үткәрелеп килә.
“Быел Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарны да әлеге акциягә җәлеп итеп, алар хәтерен мәңгеләштерергә кирәк”, - дигән тәкъдим белән чыкты ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин ТР парламентының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының Таһир Һадиев рәислегендә узган утырышында.
Әлеге акция кысаларында булган паркларны төзекләндерергә кирәклеген дә ассызыклады ул. “Яз көне паркларда төзекләндерү эшләре башкарыла, утыргычлар ясала, сукмаклар чистартыла. Ә агачларны без, гадәттә, көз көне утыртабыз”, - диде Харис Мусин.
Көзен Агач утырту көнен октябрь аенда уздыру планлаштырыла.