8 нче апрельдә безнең мәктәптә физика һәм математика атналыгы кысаларында 5-9 нчы класс укучылары арасында математикадан КВН үткәрелде. ”Квадрат” һәм “Өчпочмак ” командалары жюрига үзләренең визиткаларын тәкъдим иттеләр, “Разминка”, “Рәссамнәр”, “Математик калейдоскоп”, “Өй эше” кебек биремнәрне үтәүдә ярыштылар. Математика укытучысы Энҗе Хәертдиновна иң актив җанатарларга махсус призлар тапшырды. Нәтиҗәдә КВН һәр ике команданың бер үк төрле баллар җыюы белән төгәлләнде. Дуслык җиңде! Команда членнары шат иде.