ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
1 аперель көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән чара узды".
7  апрель көнне Татар Суыксу авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан чара узды.

7 апрель көнне район үзәк мәдәният йортында "Татар кызы - 2015" һәм "Татар егете - 2015" бәйгеләренең финал этабы үтте. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 9б сыйныфы укучысы Авзалова Юлия Гран-Прига, ә 10б сыйныфы укучысы Хасанов Рәмис I урынга лаек булды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

8 апрель көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә “Каенкай “ балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме  балалары  кунакта булып китте. Алар мәктәп белән таныштылар, китапханәдә, ашханәдә, класс кабинетларында булдылар. 1нче сыйныф укучылары белән  “Күңелле стартлар”  бәйгесендә  үзләренең җитезлекләрен  сынадылар .
9 апрель Кәзкәй авылы китапханәсендә Әдәбият елына карата "Могҗизалы китап дөньясы" исемле конкурс- викторина үткәрелде. Укучылар укыган китапларының эчтәлеге белән таныштырдылар, тузган китапларга ремонт ясадылар, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.
7 апрель көнне Актаныш районы мәдәният йортында  «Татар кызы» һәм «Татар егете» 2015 бәйгесенең йомгаклау туры үтте.
Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Сибгатуллин И., Магдануров Б., Рашитов И., Кульсубаев Д. районда узачак техник иҗат күргәзмәсенә әзерләнәләр.
 Бүген , 9 апрель көнне Теләкәй авылы китапханәсендә 1, 3 сыйныф укучылары катнашында " Китап -  киңәшчең синең ,
                                                                                                                                                                                   Дустың  , ярдәмчең синең ."- дип исемләнгән кичә үткәрелде .
                                                                                                                                                                                   
9 апрель көнне Уразай авыл җирлегенен Уразай һәм Илчебай авылы тыл ветераннарына медаль һәм күчтәнәч пакетлар өләшенде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International