ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2015 ел
шимбә

29 нчы май көнне бишкөнлек хәрби-кыр җыены тәмамланды. Егетләр бу көнне ОЗК кию, противогаз кию, РХБЗ буенча, стройга тезелү,  хәрәкәкттә коралсыз сәламләү бәйгеләрендә көч сынаштылар.

Егетләрнең хәрби әзерлекләре белән таныштыру өчен Актаныш районының хәрби комиссары Ахметзянов Л.С. килгән иде.

Егетләребез киләчәктә илебезнең чын сакчылары булырлар дип ышанып калабыз.

 

“Беренче класс укучысының мәдәни көндәлеге” бәйгесендә җиңүче укучылар 26 нчы май көнне Казан шәһәренә бүләкләү тантанасына бардылар. Анда Киров урта мәктәбеннән Рәшитова Айзилә Ринас кызы да катнашты.

Ул Галиәскәр Камал исемндәге Татар дәүләт акадеамия театрында Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” музыкаль әкиятен карап, истәлеккә китаплар алып кайтты.

 30 нчы май көнне Киров урта мәктәбендә “Ел укучысы – 2015” бәйгесе булып узды. Анда 1-10 нчы класслардан 10 укучы катнашты. Алар “Сәламләү”, “Без сәләтле”, “Интелекттуаллар” бәйгеләрендә көч сынаштылар. “Ел укучысы – 2015” бәйгесе җиңүчесе -  7 класс укучысы Карамуллина Юлия. 

Иске Кормаш мәктәбендә бүген, яки 30 май көнне- сабантуй була . Рәхим итегез!
29 май көнне Яңа Кормаш авылының"Газиз" мәчетендә"Әлифба"бәйрәме үткәрелде.  

29
май, 2015 ел
җомга
28 май көнне Татар Суыксу авылында зур өмә үтте.
24 май көнне Яңа Әлем мәдәният йортында чыгарылыш мәктәп балаларына багышланган тематик дискотека узды. Мероприятие төрле уеннар, викториналар белән үтте. Чыгарылыш мәктәп укучылары һәм әти-әниләре бик актив катнаштылар. Барлык чыгарылыш укучыларына истәлекле буләкләр таратылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International