ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2015 ел
сишәмбе
3 июнь көнне Актаныш муниципаль районында монополиягә каршы Россия Федераль хезмәтенең Татарстан буенча вәкиле катнашында түбәндәге  чаралар булачак
 
Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан мәгънә ягыннан да, мәйданы буенча да киң масштаблы программа гамәлгә куела. Ул халыкка ачык һавада күңелле ял итү урыннары булдыруны күздә тотып планлаштырылды

1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
1 июньдә Актаныш муниципаль районының “Нур” хуҗалыгы базасында авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләренең берсе булган терлек азыгы әзерләү буенча семинар-киңәшмә узды

31 май  көнне Табанлыкүл авылында тәрбиягә алынган балалар өчен сабантуй оештырылды. Мәйдан уртасында балалар уйнадылар. Бертуктаусыз музыка яңгырады, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде. Җиңүчеләр үзләренең бүләкләрен алды. Әлеге  бәйрәмне оештыруда зур көч куйган опека һәм попечительләр бүлеге җитәкчесе Хаертдинова Глуза Нурлыгаяновна, Югары Яхшый авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе  Зиннатуллина Завгария Гумаровна, һәм Тәнзилә апа һәм Җәвит абыйларга рәхмәт белдерәбез

Быелгы яз аеруча үзенчәлекле булды. Соңга калып килүе белән башта игенче-механизаторларны хафага салса да, орлыкларны чәчү өчен көнен дә, һава торышын да бирде. Бабайлар әйтмешли, вакытында яңгырын да яудырып тора. Инде күп хуҗалыкларда матур, тигез булып уҗымнар тишелеп чыкты. Усы авыл җирлегендәге Фәнис Нурлыевның крестьян-фермер хуҗалыгы басуларының да яшел хәтфәдәй шытымнары күзне иркәли. 
Бүген, 1 июньдә Чалманарат авылы Актаныш районы терлекчеләренең һөнәри конкурслары булып узды. 
Күҗәкә авыл китапханәсендә Бөтендөнья тирә-юнь мохитне саклау көненә багышланган " Табигать һәм шәхес" дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.

31
май, 2015 ел
якшәмбе
2015 нче елның 29 нчы маенда Тат. Ямалы авылында "Наркотикларсыз яшәү"  айлыгы кысаларында Актаныш районы врач - наркологы Ленар Сабан улы Минхуҗин  белән очрашу булып узды. 
29-30 май көннәрендә Татар Суыксу муниципаль бюджет учреждениясе мәдәният хезмәткәрләре өмәдә булдылар.
29 май көнне Татар Суыксу авыл җирлегендә тантаналы төстә халык күптән көткән ветеринария пункты ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International