Нурулла Нурлыев, район ветераннар оешмасы җитәкчесе:
– Районыбыз халкы элек-электән табигатьне саклауга, Актанышны һәм авылларны матурлауга һәрвакыт игътибар бирә. Бу эштә бөтен халык катнаша. Өлкәннәр дә, яшьләр дә, мәктәп укучылары да. Шуңа күрә кайлардан гына килмәсеннәр, Актанышның матурлыгын мактап сөйли. Быел да без район үзәгендәге ветераннар йорты янында парк булдырырга уйладык. Актаныш үзәге ветераннары көче белән анда агачлар утырттык. Үзебезгә охшаган туя агачлары, зәңгәр чыршылар бик матур булып үсеп киттеләр. Алар район ветераннар оешмасының күз алдында булыр, башка авылларда да бу мәсьәләгә зур игътибар биреләчәк.
Актанышта өч парк бар иде инде. Җиңү паркы, Мәдәният паркы һәм Ленин паркы дип атала. Аларны ел дәвамында район үзәге мәктәпләре, “Коммунсервис” оешмасы эшчеләре карап, тәрбияләп торалар. Җәйге чорда чүп үләннәреннән арындырыла, коймалары, эскәмияләре буяла, чәчәкләр үстерелә, кышын тротуарлар кардан чистартыла. Актаныш халкының зәвыгы артканнан-арта. Чәчәк үстерә башлаган елларны яхшы хәтерлибез әле. Кичтән утырткан үсентеләр иртәнгә югалган вакытларны күрдек. Үсеп утырган чәчәкләрне өзеп алып китәләр иде. Ләкин хәзер андый ямьсез күренешләр күзәтелми, диярлек.
Ел саен 5000 төп агач утыртыла. Быел да 5 меңнән артык агач утыртылды.
Илнар Фәттахов:
– 2014 елда МТС һәм үзәк бистә белән тоташтыручы җәяүлеләр күпере төзелде. Бизәкле басма аша чыкканда утырып ял итәргә эскәмияләре дә бар. Парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында быел районга 8 миллион сумнан артык акча бирелә. Шушы акчага әлеге буаны яшел зонада ял итү урыны итү планлаштырылды. Кырыйларына брусчатка җәеп, утыргычлар ясау, агачлар утырту ниятләнә. Фонтаны да булыр дип уйлыйбыз.
Узара салым акчасы җыю буенча гамәлгә кергән республика программасы нигезендә икенче ел инде 18 яше тулган һәркем үзара салым акчасы кертә. Ул республикадан дүртләтә арттырылып, безгә кире әйләнеп кайта. Без шул акчага халык сораган 1миллион сумнан артыграк акча җыелган. Республикадан ул 5 млн. булып кайтачак. Район авылларындагы кебек үк, район үзәгендә дә бу акчага планлаштырылган эшләрне ел азагына кадәр башкарып чыгарга исәплиләр.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологических явлений
с 18 час. 5 апреля до 18 час. 6 апреля 2026 г.
Ночью и днем 6 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан и в г. Казани местами ожидается сильный ветер 15-18 м/с (в г. Казани до 15 м/с); возможна гроза.