Тат. Ямалы авылында "Наркотикларсыз да яшибез"

2015 елның 31 мае, якшәмбе
2015 инче елның 29 нчы маенда Тат. Ямалы авылында "Наркотикларсыз яшәү" кысалары айлыгында Тат. Ямалы мәктәбе, Тат Ямалы мәдәният йорты белән берлектә Актаныш районы врач - наркологы Ленар Саубан улы Минхуҗин белән очрашу уздырдылар. Очрашу барышында ата - аналарга наркотикларның һәм аерым алганда яңа төр наркотик "Спайс" ның килеп керүе зур куркыныч янавы турында әңгәмәдә басым ясалды. Үз чиратында ата - аналарда үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International