ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше Түке авылы мәдәният йортында узды. 
Балалар белән экскурсия.
29 май Кәзкәй мәдәният йорты каршындагы яланда балалар сабантуе оештырылды.
Кәзкәй авылы китапханәсендә балалар белән Р.Валиеваның әкиятләренә багышланган "Тәгәри китте йомгагым" исемле балалар иртәсе үткәрелде.
28 май көнне Актанышбаш авыл җирлегендә чигүле сөлге һәм кульяулыкларга күргәзмә оештырылды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Хәтер яктысы" бәйгесенең "Ватан хакына" номинациясендә катнашып җиңү яулаган укучылар һәм укытучылар Дипломга , "Гаилә һәм мәктәп" журналы тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләгенә ия булдылар. Котлыйбыз!
30 май көнне Күҗәкәдә  Авыл көне үткәреләчәк.
21 май көнне район мәдәният йортының тантаналар залында 2014-2015 уку елында фән олимпиадаларында җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы уздырылды. Әлеге чарада район Башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ландыш Җәүдәт кызы Шәмсунова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Фоат кызы Нурлыева, методистлар, мәктәп директорлары, фән олимпиадаларында җиңүче укучылар һәм аларны әзерләгән укытучылар катнашты.
Иске Кормаш мәктәбендә 30 май көнне  спорт площадкасында , сәгать 8-00 сабантуй  узачак . Хөрмәтле әти- әниләр , балалар сезне бәйрәмгә чакырып калабыз. Рәхим итегез!
12  июнь – Россия көне. Бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул итү көнен билгеләп үтәбез. Аны шулай ук еш кына Бәйсезлек көне дип тә атыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International