Чигүле кул эшләре күргәзмәсе

2015 елның 29 мае, җомга
28 май көнне Актанышбаш авыл җирлегендә "Чиккән сөлгем-күңелем көзгесе, кульяулыгым-сөюем билгесе" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе үткәрелде.Бу чараны Актанышбаш авыл җирлеге советы, җирлектә эшләп килүче "Ак калфак" оешмасы һәм Актанышбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырды.Җирлектәге барлык социаль объектлар да күргәзмәдә актив катнаштылар. Балалар бакчалары арасында Әҗәкүл балалар бакчасы 1 урынга лаек булды, клублар арасында 1 урында Чөгәнә авыл клубы. Җиңүчеләр грамота һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International