Ел укучысы - 2015

2015 елның 30 мае, шимбә

 30 нчы май көнне Киров урта мәктәбендә “Ел укучысы – 2015” бәйгесе булып узды. Анда 1-10 нчы класслардан 10 укучы катнашты. Алар “Сәламләү”, “Без сәләтле”, “Интелекттуаллар” бәйгеләрендә көч сынаштылар. “Ел укучысы – 2015” бәйгесе җиңүчесе -  7 класс укучысы Карамуллина Юлия. “Иң сөйкемле” номинациясендә җиңүче   10 класс укучысы Бикемова Гөлдания, “Иң эзләнүчән” номинациясендә  -  9 класс укучысы Хафизова Чулпан, “Иң эш сөючән” номинациясендә  - 8 класс укучысы Ганиева Рәйхан, “Иң зирәк” номинациясендә  -  6 класс укучысы Амирова Ильвина, “Иң актив” номинациясендә  -  5 класс укучысы Хәкимов Булат, “Иң сәләтле” номинациясендә  - 4 класс укучысы Имамов Нияз, “Иң тырыш” номинациясендә  - 3  класс укучысы Галимарданова Зилә, “Иң җитез” номинациясендә  -  2 класс укучысы Хәкимова Гүзәл, “Иң кыю” номинациясендә 1 класс укучысы Сибгатуллина Зәлия җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International