ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2015 ел
җомга
Татарстанда “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясе башланды. Әлеге акция турында бүген журналистларга ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бәян итте.
Һава торышы начарлангач, урамда булсагыз, электр чыбыклары, агачлар, реклама щитлары һәм витриналарыннан читкәрәк китегез. Давылда җәрәхәтләнмәс өчен, подъездга яки бинаның подвалына кереп торыгыз.
Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге үзенең абунәчеләре белән якыннанрак аралашу, фикерләре белән кызыксыну максатыннан 27 июнь көнне 9.00 сәгатьтә гадәти булмаган чара оештыра.

18
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген 18 июнь көнне Яңа Әлем авылы мәдәният йортында  «Альта Дженетикс»  компаниясе белән берлектә семинар-киңәшмә булып үтте.
17 июнь көнне Күҗәкә авылында балалар өчен мөселман сабантуе үткәрелде.
Рамазан аенда иман белән һәм савапка ирешүгә өмет баглап, ураза тоткан кешенең элеккеге барча гөнаһлары да ярлыканыр, иншАллаһ, дип өметләндерә ТРМДН
«РИА Рейтинг» чираттагы, исәбе буенча бишенче, РФ субъектлары рейтингын әзерләгән
Сугыш ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында Ахун авылында яшәүче Нәсимә апа Адиевага да яңа йорт салынды. Сабантуй бәйрәме алдыннан әлеге йортны куллануга тапшыру тантанасы үтте. Әлеге чарада муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашты.
Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясе тулы куәтенә башланып китте. Хуҗалыклар терлек азыгы өчен игелә торган культураларның туклыклылыгы кимегәнче кыска вакыт аралыгында печән әзерләү, сенаж салу белән мәшгуль.

 Эре терлекләрне кышкы чорга азык белән тәэмин итү максатында  Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре 17 июньдә “Чишмә” хуҗалыгында яфрак азык әзерләргә чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International