Яшенле яңгыр булганда нишләргә

2015 елның 19 июне, җомга
Һава торышы начарлангач, урамда булсагыз, электр чыбыклары, агачлар, реклама щитлары һәм витриналарыннан читкәрәк китегез. Давылда җәрәхәтләнмәс өчен, подъездга яки бинаның подвалына кереп торыгыз.
Әгәр яшен сез велосипед яки матайда барганда яшьнәсә, туктап, транспорт чарасыннан 30 метр читкә китегез дә яшен беткәнен көтегез. Машина белән барганда да тукталып тору бер дә артык булмас. Машина тәрәзәләрен ябып, явым-төшемнең холыксызланып беткәнен көтегез. Яшен яшьнәгәндә ачык урында булсагыз, комлы яки ташлы җиргә, аеруча уйсулыкка ятарга киңәш ителә. Тик елга, күл яки буадан ерак торыгыз, чөнки су – яшен өчен бик үткәргеч. Яшен сулыкка сугып, һөҗүме 100 метр тирәлеккә тарала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International