Изге айга - балалар сабантуе белән.

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
17 июнь көнне Күҗәкә авылында балалар өчен мөселман сабантуе үткәрелде. Бәйрәмдә 100 дән артык бала һәм аларның әти-әниләре, әби-бабалары катнашты. Сабантуй азан тавышлары белән башланып китте, Коръән сурәләре укылды. Актаныш районы мөхтәсибе Руслан Муртазин  кунакларны сәламләп бәйрәмне ачып җибәрде. Шулай  район хакимияте вәкиле, җирлек җитәкчелеге, "Әнәк" агрофирмасы директоры һәм Төркиядән килгән кунак та халыкка  котлауларын ирештерде. Бәйрәм җырчы Ильяс Халиковның моңлы җырлары, мөнәҗәтләре белән үрелеп барды.Сабантуйның милли традицион уеннары тәмамлангач  бәйрәм мәдәният йортында дәвам итте. Балаларга  мультфильм тәкъдим ителде, мул табын артында сый-хөрмәт күрсәтелде.Ислам дине буенча викторина сорауларына дөрес җавап бирүче балаларга бүләкләр бирелде. Һәрбер балага да "Фатиха" календаре таратылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International