Актаныш муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты коллективы яфрак азык әзерләргә чыкты

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Эре терлекләрне кышкы чорга азык белән тәэмин итү максатында  Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре 17 июньдә “Чишмә” хуҗалыгында яфрак азык әзерләргә чыктылар.

“Без ел саен яфрак азык җыярга чыгабыз, - диде Фаил Камаев. – Шунысы әйбәт, урманнарыбыз кышка әйбәт запас әзерләргә мөмкинлек бирә. Авыл кешеләренә терлекләрнең баш санын саклап калырга булышмыйча ярамый”.

Һәр эшләүчегә кимендә 50  махсус себерке бәйләргә кирәк.

Район башлыгының кушуы буенча  предприятиеләр, оешмалар һәм бюджет учреждениеләре яфрак азык әзерләүдә ярдәм итү өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә беркетелде. Бу эштә теләге булган һәр кеше катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International