ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
   2014 елның 24-че мартында 172 номерлы Рәсәй Федерациясе Указы Президенты В.В.Путин нигезендә 2014 елның 1че сентябреннән "Әзер эшкә һәм сакка" исемле Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексы эшләп килә.


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Актаныш районы Мәсәде авыл җирлегендә  урнашкан “Агыйдел” нефь кудыру станциясенең (НПС “Белая”) эксплуатациягә тапшырылуына да 12 август көнне 30 ел булды. Шушы дәвер эчендә әлеге участокка караган нефть үткәргечләр аша күпме кара алтын кудырылганын инде алар үзләре дә төгәл генә хәтерләмидер. 
Казанның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында «Эшкуарлык фабрикасы» реалити-шоуына йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
Югары Яхшый мәктәбе укучылары һәм укытучылары ГТО интернет- порталында регистрация үттеләр

Безнен мәктәбебездә иртәнге зарядка үткәрелә. Укучыларыбыз иртән җыелып беткәч, бергәләп иртәнге зарядка ясарга чыгалар.  Барысыда бик теләп ясыйлар. Чөнки алар спортның уку өчен дә, сәламәтлек очен дә бик файдалы икәнен беләләр. Зарядкадан соң укучыларыбыз зур уку теләге белән дәресләргә кереп  киттеләр. Укучыларыбызга ныклы  сәламәтлек телибез!

7 сентябрьдән 25 сенә кадәр Актаныш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм юл һәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә “Частник“ профилактик операциясе үтәчәк
5 сентябрь көнне Мәдәният һәм сәнгать паркында Татарстан буенча игълан ителгән "2015-Парклар һәм скверлар елы" Актаныш җирлеге буенча да билгеләп үтелде.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында коррупциянең торышы турында халык фикерен белешү дәвам итә. Анкетасын http://eco.tatarstan.ru/rus/info.php?id=618907 юнәлтмәсе буенча “Коррупциягә каршылык – халык фикерен белешү, анкеталау” бүлегендә тутырырга мөмкин.

Мәктәбебездә кара миләш җыю үткәрелде. Барлык классларда актив катнаштылар.

Укучыларыбыз бик тырыш булуларын, хезмэт  яратуларын  күрсәттеләр!

Ике ай дәвамында Социаль иминиятләштерү фондының төбәк бүлекләрендә барлыгы 116 мең пособие түләнелгән. Аларның гомуми суммасы 1 миллиард 79 миллион сумны тәшкил итә. Беренче коймак төерле була, диләр. Бу гыйбарә монда да туры килеп тора. Ник дигәндә, Татарстан халкы аннан канәгать түгел. Чөнки республикалылар декрет һәм “больничный”лар буенча түләүләрне вакытында ала алмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International