«Частник» профилактик операциясе

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
7 сентябрьдән 25 сенә кадәр Актаныш муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм юл һәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә “Частник“ профилактик операциясе үтәчәк.

Аның максаты шәхси – тракторлардан, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машиналардан һәм аларның тагылмаларыннан файдаланганда юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау.

Чаралар барышында төп игътибар тракторларда, үзйөрешле машиналарда һәм тагылмаларда - теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдереләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International