Актаныш районы Мәсәде авыл җирлегендә урнашкан “Агыйдел” нефь кудыру станциясенең (НПС “Белая”) эксплуатациягә тапшырылуына да 12 август көнне 30 ел булды. Шушы дәвер эчендә әлеге участокка караган нефть үткәргечләр аша күпме кара алтын кудырылганын инде алар үзләре дә төгәл генә хәтерләмидер.
Бүгенге көндә “Агыйдел” нефть кудыру станциясе нефть кудыргычлары аша Пермь-Әлмәт неть үткәргеч магистрале буйлап, Әлмәт районындагы “Калейкино” нефть кудыру станциясенә Көнбатыш себер нефте кудырыла. Станция хезмәт күрсәтүче нефть үткәргечләрнең озынлыгы, Агыйдел һәм Ык елгалары аша сузылганнарын да кертеп, 190 километрдан артык тәшкил итә.
Кайберәүләргә биредә эшләүчеләрнең хезмәте җиңел генә кебек тоелыр. Нефть үткәргеч торбалар аша нефть ага да ага инде ул, аны карыйсы юк, дип уйларга да мөмкиннәр. Тик бу һич кенә дә алай түгел. Станциягә караган нефть насосларының, технологик үткәргеч торбалар һәм системаларының автомат режимда куркынычсыз эшләвен тәэмин итү өчен әз көч соралмый. Шуның өстенә, табигатебезне дә
пычратмаска, аңа зыян салмаслык итеп эшне оештыра белергә кирәк.
Станция белән үзе шушында 1994 елдан бирле хезмәт куеп, шактый тәҗрибә туплаган Илсур Шәрипов җитәкчелек итә. Бу вазифага алынуына да инде 9 ел вакыт үткән. Коллективның бердәм, дус-тату булуында җитәкченең эшне дөрес оештыруы мөһим роль уйный. Бу яктан аларга бәхет елмайган. Илсур Фәрих улыннан: “Иң уңган хезмәткәрләрегезне атап үтә алмыйсызмы?“– дигәч: “Биредә хезмәт куючы 100дән артык эшченең һәрберсе үз урынында уңган. Аларның берсен генә дә аерып атый алмыйм. Уңышларыбыз да нәкъ менә бөтен коллективның уртак хезмәт нәтиҗәсе”, – диде ул. Аның әлеге сүзләре минем күңелемә аеруча хуш килде. Хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары стабиль, үз вакытында алып баралар. Шуның өстенә, аларга социаль пакет та бирелә. Барлык хезмәтләр дә хезмәт килешүе нигезендә алып барыла.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 1 апреля до 10 час. 2 апреля 2026 г.
Ночью и утром 2 апреля 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.
Уважаемые граждане! От ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан» поступила:
Консультация – предупреждение об интенсивности метеорологического явления
с 22 час. 28 марта до 10 час. 29 марта 2026 г.
Ночью и утром 29 марта 2026 г. на территории Республики Татарстан местами ожидается туман.