"Әкият геройлары белән бергә тамаша".

2015 елның 7 сентябре, дүшәмбе
5 сентябрь көнне Мәдәният һәм сәнгать паркында Татарстан буенча игълан ителгән "2015-Парклар һәм скверлар елы" Актаныш җирлеге буенча да билгеләп үтелде. Барлык мәдәният хезмәткәрләре бу көнне Мәдәният паркын җанландырдылар.
   Үзәк китапханә үз аллеясында "Китаплар патшалыгында" дип аталган тамаша ясады. "2015 ел- Татарстанда Парклар һәм скверлар елы"- китап киштәсе эшләп торды. Тамашачыларга "Әкият геройлары безнең дусларыбыз" миниатюрасы сәхнәләштереп күрсәтелде. Әби белән Бабай, Кәҗә белән Сарык, Кызыл Калфак, Бүре, Буратино белән Мальвина,Тортилио, Шүрәле белән Былтыр бу көнне парк хуҗалары булдылар.
  "Укымаган кеше уйлаудан туктый"- интелектуаль уен оештырылды.Халыкка "Сорау бездән-җавап сездән "- анкета сораулары бирелде. Җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.


























ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International