4-5 нче апрель көннәрендә «Иң яхшы мәкәтәп ашханәсе» конкурсының район этабы үткән иде.
Конкурс таләбе буенча һәр мәктәп 2 атналык менюның бер көнлек ризыгын әзерләп күрсәтергә тиеш иде. Дөрес туклануны пропагандалау, укучылар, әти-әниләр, укытучылар белән эшчәнлек, ашханә белән азык-төлек әзерләү блогының санитар чисталыгы, мәктәп сайтларында көндәлек менюның куелышы, барлык норматив документлар да тикшерелеп исәпкә алынды.
Агымдагы елның февраль аенда башланып киткән бәйгедә 9-11 нче сыйныф укучылары һәм техникумның 1-2 курс студентлары чаңгыда узышты, автомат сүтеп җыюда һәм гәүдәне күтәрүдә (подтягивание) көч сынаган иде.
Көн тәртибендә алты сорау каралды
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
20 сәгатьтән. 14 апрел 18 сәгатькә кадәр. 2023 елның 15 апрел
Көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/4992780
Мөхәметдинов Дилүс Зөлфәт улы агросәнәгать комплексында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Актаныш районында Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең төбәк этабы 14 һәм 15 апрель көннәрендә Актаныш авылы, Ленин проспекты, 61 нче йорт адресы буенча узачак.
10 апрельдән 14 апрельгә кадәр Казан каласында беренче "Алга! - Поехали!" яшьләр форумы үтә
Аның 7 млн сумга якыны хәрби хәрәкәттә катнашучыларга юнәлдерелгән. 300 мең сумнан артык гуманитар ярдәм Лисичанск шәһәренә җибәрелгән.
Быел 57 нче бистәнең төзелешләр гөрләп барган яңа өлешендәге 7 урамга су юлы салу планлаштырыла
Ураза тотучы райондашларыбыз "Батыр" спорт комплексына җыелды