Райондашыбыз «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесенә лаек булды

2023 елның 13 мае, шимбә

Казанда "Авыл укытучылары белән данлыклы" республика форумы узды.

Форум эшендә райондашыбыз, Актанышның икенче санлы мәктәбе укытучысы Инсаф Әмирханов та хөрмәтләнде. Инсаф Әфтах улына Татарстан Республикасының "Мәгарифтәге казанышлар өчен" күкрәк билгесе тапшырылды. Хөрмәтле укытучыбызны ихластан котлыйбыз.  Алдагы хезмәтендә зур уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International