2023 елда су коену сезоны ачылганчы ук 12 кеше һаләк булган

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Көннәр бераз кыздырдымы, халык су буена ашыга. Әмма шуны истә тотарга кирәк, район җирлегендә лицензияле, махсус җиһазландырылган су коену урыннары юк. Шуңа да сак булыгыз. Балаларны игътибарсыз калдырмагыз.

2022 елда су коену сезонында 55 кеше, шул исәптән 8 бала батып үлгән. Агымдагы ел башыннан, су коену сезоны ачылганчы ук 12 кеше һаләк булган. Үзегезне һәм якыннаргызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International